Язгы каникуллар алдыннан Димтамак мәктәбенең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды язгы чорда юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча мәгълүмати белешмәләр ясады.
Төп кагыйдәләр:
1. Кояш яктысында кар һәм дымлы асфальт ялтыравык эффект тудыра, «күзләрне сукырайта». Шуңа күрә юлны аркылы чыкканда бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк.
2. Төнлә салкын, көндез кояш җылыта. Сулыклар астында боз яшеренә, юл тайгак була. Юлларда ашыкмыйча, сак йөрү кирәк!
3. Яз көне яңгыр белән юеш кар ява. Мондый һава торышында тәгәрмәчләр юл белән начаррак тоташа, күрү сәләте түбәнәя.
Бу кагыйдәләр турында онытмагыз! Аларны үтәү бик мөһим!