Укуның соңгы көнендә балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә бәйрәм чарасы узды.
Яшь рәссамнар Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр һәм өченче чирекне бик тә күңелле тәмамладылар.
Сәнгать бүлеге педагогы Альбина Ибраһимова үз тәрбияләнүчеләре өчен чәй эчү, күңелле уеннар оештырды һәм барысына да татлы бүләкләр өләште.