Кечкенә артистлар

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Мәктәпкәчә учреждениеләр базасында дөнья халыклары әкиятләре буенча район конкурсы узды.

 

Һәр балалар бакчасы үз әкиятен әзерләп күрсәтте. Бу конкурсның төп максаты гражданлык бердәмлеген, милләтара татулыкны ныгытуга, шулай ук балаларны әкиятләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

 

Чөнки нәкъ менә әкият аша балалар яхшылык һәм явызлык, дуслык һәм хыянәт, батырлык һәм куркаклык турында беренче күзаллауларын алалар. Нәкъ менә әкиятләр балага нәрсә яхшы һәм начар икәнен аңлаталар.

 

Балалар бик теләп җырлыйлар, уйныйлар, теге яки бу персонажга әвереләләр, аларда булган вакыйгаларны кичерәләр, явызлык белән көрәшәләр һәм һәрвакыт көчсезгә ярдәмгә килергә әзерлек күрсәтәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International