24 мартта Россиядә Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залында теракт вакытында һәлак булганнар өчен Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан гомуммилли матәм көне игълан ителде.
24 мартта «Гаилә» паркына керү урынында Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залында теракт корбаннары истәлегенә стихияле мемориал оештырылды.
Ютазылылар Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залында теракт корбаннары истәлегенә стихияле мемориалга чәчәкләр һәм уенчыклар алып килделәр.
Бу көнне теләгән һәркем мемориалга чәчәкләр сала һәм көн дәвамында һәлак булганнарны хөрмәтли алды.
Район ветераннар советы вәкилләре мемориал янында бергә җыелдылар һәм һәлак булганнарны искә алдылар.