Әкиятләрне барлык балалар да бик ярата.
Язгы каникулларның беренче көнендә, Үзәк балалар китапханәсендә 2 нче мәктәп укучылары өчен «Әкият иленә сәяхәт» әдәби уен-викторинасы узды.
Китапханә мөдире Светлана Кунафина яшь укучыларга яраткан китаплары битләре буйлап сәяхәт итәргә һәм яраткан геройларына кунакка барырга тәкъдим итте, аннары балаларны «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштырды.
Чарада балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар. Чара бик кызыклы узды.