Рамазан ае бара. Яхшы эшләр, изге ниятләр ае. Күпләр ураза тота һәм тирә-юньдәгеләргә мөмкин кадәр күбрәк яхшылык эшләргә тырыша.
Безнең сыйныфта шулай ук яхшы уй-ниятле балалар укый. Мин аларга Баулы шәһәрендәге «Гаилә» балалар йортына барырга тәкъдим иткәч, алар шатланып ризалаштылар. Укучыларымның әти-әниләре дә безгә кушылды. Язгы каникул башында без күчтзнзчлзр, бүләкләр җыйдык та, балалар янына кунакка киттек. Безне приют хезмәткәрләре каршы алды. Учреждение директоры урынбасары Гөлнара Әниф кызы балаларны ял бүлмәсенә чакырды. Балаларыбыз приютта тәрбияләнүчеләр белән җылы һәм эчкерсез аралаштылар, аларны тәм-томнар белән сыйладылар, бүләкләр тапшырдылар.Минем уйлавымча, бу сәяхәт балалар йортында тәрбияләнүчеләргә зур шатлык китерде, ә балаларыбызга гаилә кыйммәтләрен яхшырак аңларга мөмкинлек бирде. Биредә барлык кирәкле әйберләр дә бар – дәресләр, уеннар, ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Фәридә Ямалиева, Әбсәләм мәктәбенең 6 нчы сыйныф җитәкчесе.