Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2024 елның 26 мартында 18 сәгатьтән 27 мартында 18 сәгатькә кадәр.
27 матта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:
- яңгыр, дымлы кар һәм кар рәвешендә тәүлегенә 15330 мм күләмендә көчле явым-төшем;
- көнбатыш районнарда буран;
- явым-төшемнәрдә һәм бураннарда 500-1000 метрга кадәр күрү начарлану;
- аерым районнарда бозлавык;
- юлларда көчле бозлавык, накат барлыкка килү, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Томан булганда:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.
Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.
Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк. Мөмкин кадәр ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:
Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, беркайчан да ятакта тартмагыз!
балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
Электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда саклык белән эш итегез;
Электр кабызучылар һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «112» номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» - 8 (843) 288-46-96.