29 мартта Татарстан халкы түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Җомга көнне, 29 мартта, Россиядә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

Татарстанда ул «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан оештырылачак.

Чараны республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казанда 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр, төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр) консультантларның алмаш составы белән уздыру планлаштырыла.

Казанда түләүсез юридик ярдәмне шәхсән һәм телефон номерлары буенча алырга мөмкин: 8-800-20116-00, WhatsApp: 8 (987) 205-00-63, (843) 238-10-00.

Халыкка түләүсез юридик ярдәмне Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары, Татарстан Республикасы буенча РФ пенсия һәм социаль иминият фонды бүлеге, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Техник инвентаризация һәм кадастр эшләре Бюросы, Татарстан Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Идарәсе, республика Хезмәт министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, «Татюринформ» һәм Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты белгечләре күрсәтәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» Госюрбюрога түләүсез юридик ярдәм сорап кем һәм нинди тормыш сораулары белән мөрәҗәгать итә ала икәнен хәбәр иткән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International