3нче санлы мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары Уфа шәһәрендә экскурсиядә булдылар.
Шәһәр буенча күзәтү экскурсиясеннән соң, балалар Лимонарийга (илебездә иң зурсы) бардылар.
Лимонарийда укучылар күп төрле үсемлекләр күрделәр: цитрус, фейхоа, личи, фикус.
Аннары балалар «Интеллектус» интерактив музеена бардылар, анда гадәти күренешләргә башка күзләр белән карадылар.