Районның барлык мәктәпләрендә язгы каникуллар чорында укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырылды.
Бәйрәкә мәктәбендә дә экологик юнәлештәге мәктәп яны лагереның язгы сменасы башланды.
Лагерьның беренче көне инструктаж һәм иртәнге гимнастика белән башланды. Тәмле иртәнге аштан соң балалар «Яшел даруханә» уен-викторинасында катнаштылар.
«Чиста авыл» экологик акциясен үткәрделәр, уйнадылар, күңел ачтылар.