Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсенең фтизиатрия кабинетында 22 кеше исәптә тора.
Туберкулез белән авыручылар арасында бер кеше чит төбәктән кайткан, бер кеше төрмәдән чыккан. Туберкулез белән авыручылар арасыннан ике пациент Бөгелмәнең туберкулезга каршы диспансерында, тагын бер пациент Казанда дәвалана.
24 март – Бөтендөнья туберкулкезга каршы көрәш көне кысаларында, Урыссу үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре белән табиб-фтизиатр Евгений Гаранин туберкулезны кисәтү һәм әлеге авыру ачыкланган очракта, нинди чаралар күрергә кирәклеге турында киңәшмә уздырды.
Бу көннәрдә медицина хезмәткәрләре шулай ук район авыл җирлекләрендә һәм мәгариф оешмаларында туберкулезны кисәтү темасына лекцияләр уздыра.