Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренда Урман көне билгеләп үтелде.
Балалар урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар, аннары «Җылы йөрәк» отряды волонтерлары аларны «Туган як матурлыгы» дип исемләнгән экологик сәяхәткә чакырдылар.
Кәрәкәшле музее хезмәткәре Гөлнара Шәмсуллина тарафыннан үткәрелгән «Язгы утырышлар» чарасы балалар өчен чын сюрприз булды.