Урыссу гимназиясендә спорт эстафетасы узды

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

«Имин каникуллар» акциясе кысаларында гимназиянең спорт залында «Без куркынычсыз юллар өчен!» дип исемләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча спорт эстафетасы узды.

Ярышларның актив ярдәмчеләре булып яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды тора.

Командалар җитезлек һәм тизлек белән генә түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча да ярыштылар. Балалар уеннарда һәм биремнәрдә актив катнаштылар, шулай ук команда эшендә үзләрен сынап карый алдылар.

Чара бик күңелле үтте. Балалар барлык биремнәрне дә  энтузиазм һәм дәрт белән уздылар.

Укучыларның шәһәр урамнарында, юл кырыйларында, йорт яны территорияләрендә һәм балалар мәйданчыкларында, заманча транспорт чаралары белән идарә иткәндә куркынычсызлык чараларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International