Балалар иҗаты үзәгендә балалар өчен «Бию батлы» узды.
Хәрәкәтләрнең һәм образларның төрлелеге, яхшы пластика һәм һәр баланың юморы соклануга һәм мактауга лаек.
Балалар чарада бик теләп катнаштылар. Бию батлында "Яшь талантлар" студиясендә белем алучы Айнур Шияпов җиңде.
Балалар ярышыннан соң, батлны өстәмә белем бирү педагоглары Альбина Әхмәдышина һәм Гөлчәчәк Вәлиева дәвам итте.
Чара дискотека белән тәмамланды.