Гаилә елы кысаларында Үзәк китапханәдә «Гаилә - тормыш бишеге» мәгълүмати-танып белү сәгате узды

2024 елның 29 марты, җомга

Гаилә – һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме.

Гаилә – безнең яраткан, безнең өчен якын булган кешеләребез.

Гаилә елы кысаларында Үзәк китапханәдә «Гаилә – тормыш бишеге» мәгълүмати-танып белү сәгате узды.

Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Хатыйпова һәр гаиләдә традицияләрнең роле турында сөйләде.

Чарада катнашучылар мәкальләрне искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, көнкүреш темасына табышмакларны чиштеләр, гаиләләренең истәлекләре һәм гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган әдәбият тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International