28 мартта Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссуның 2 нче санлы мәктәбе укучылары өчен Гаилә елына багышланган «Гаилә кыйммәтләре» дигән әдәби уен үткәрделәр.
Балалар уенда актив катнаштылар. Сораулар дүрт категориядән торды: мультфильмнарда гаилә, рәсемнәрдә гаилә, рус әкиятләрендә гаилә, шигъри табышмаклар. Уен барышында катнашучылар сорауларны һәм катлаулылык дәрәҗәсен үзләре сайладылар. Балалар викторинаның барлык сорауларына җавап биреп, биремнәрне үтәделәр, бу аларга бик күп уңай эмоцияләр бирде.