Ел башыннан Татарстан юлларында 60 кеше һәлак булган

2024 елның 29 марты, җомга

Ел башыннан Татарстанда 505 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 60 кеше һәлак булган.

Бу хакта ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр итте. Гарипов билгеләп үткәнчә, юллардагы хәлне аномаль карлы кыш катлауландырган, ул вакытта өч көн эчендә 13 кеше һәлак булган.

— Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кимүгә карамастан, һәлак булучылар саны 19 кешегә артты, бу борчылу тудыра, – диде ТР премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров.

Ул шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшен дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады, соңгы 10 ел эчендә Татарстан авариялелекне һәм зыян күрүчеләр санын киметүнең иң яхшы күрсәткечләрен күрсәтте. Хәзерге вакытта республика территориясендә 137 авария-хәвефле участок табылган, шуларның 20се төбәк юлларында. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ассызыклаганча, ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әлеге авария-хәвефле участоклар санын киметү буенча эш алып барыла, 2024 елга аларны бетерү буенча план эшләнде. Шунысын да әйтергә кирәк, Казанда һәм ТР Алабуга районында балалар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре саны арту күзәтелә. Мондый һәлакәтләрнең төп сәбәбе – каршы хәрәкәт полосасына чыгучы, светофор сигналлары кагыйдәләрен бозучы, куркынычсыз дистанцияне сакламаучы һәм балаларны йөртү өчен автокресло кулланмаучы шоферлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу. Рөстәм Гарипов шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә алар киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларына җәлеп итәргә, шулай ук актуаль мәгълүматны киң аудиториягә җиткерергә ярдәм итә.

Ютазы районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Светлана Самонина комиссиянең барлык әгъзаларына куркынычсызлык буенча планлаштырылган чараларны җентекләп эшләргә, юлчыларга чокыр ремонтына керешергә, хокукларыннан мәхрүм ителгән шоферлар турында язмаларны бастыруны дәвам итәргә күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International