Район мәдәният йортында Гаилә елы кысаларында «Супер әби/Супер бабушка 2024» конкурсы узды

2024 елның 29 марты, җомга

Районның иң актив әбиләре район мәдәният йорты сәхнәсендә «Супер әби» титулына көч сынашты.

Конкурсантларның һәрберсе берничә сынау үтте – кулинар осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр һәм үзләрен иҗади яктан таныштырдылар. Олы яшьтәге хатын-кызлар үз тормышлары турында сөйләделәр.

Катнашучыларга тамаша залында туганнары, якыннары һәм дуслары ярдәм итәргә җыелды. Әбиләре белән бергә балалар һәм оныклар да сәхнәдә чыгыш ясадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар.

Чараның бер өлеше – «Гаилә кыйммәтләре» конкурсы. Катнашучылар гаилә реликвияләре турында дулкынланып сөйләделәр, алар буыннан-буынга мирас итеп тапшырыла торган китаплар, кулъязма Коръән, шәл, күлмәк, кул эшләре.

Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗади коллективлары тамашачыларны һәм конкурсантларны музыкаль номерлары белән сөендерде.

Жюрига нәтиҗә чыгару бик авырга туры килде, чөнки һәр катнашучы ныклы әзерлек күрсәтте, әмма, конкурс кагыйдәләре буенча, «Супер әби» исемен бер генә кеше алырга тиеш һәм ул Иске Урыссу авылыннан Рәфыйкова Мәүлидә Габбас кызы була! Ул шулай ук «Иң артист әби» исемен ала.

Калган катнашучылар түбәндәге исемнәр белән билгеләнделәр:

«Иң кулинар әби» – Гәрәева Сәрия Мәсгут кызы, Урыссу бистәсе;

«Иң эрудицияле әби» – Корбанова Гүзәл Әхмәт кызы, Ютазы авылы;

«Иң сөйкемле әби»  –  Вәлиәхмәтова Дания Мөгамбәр кызы, Акбаш авылы;

«Иң музыкаль әби» – Колодезникова Светлана Петровна, Урыссу бистәсе;

«Иң заманча әби» –  Хәкимова Сирина Хаҗи кызы, Димтамак авылы.

Чара ахырында конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар һәм бүләкләр алды. Алар тагын бер тапкыр исбатладылар: күңелең яшь буганда, еллар мөһим түгел. Хәзергем әбиләр оныкларын тәрбияләп кенә калмыйча, борынгы традицияләрне саклыйлар, рәсем ясарга, биергә, спорт белән шөгыльләнергә дә өлгерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International