2024 елның 30-31 мартында Октябрьский шәһәрендә 2011-2012 елгы балалар арасында «DEVON CUP» ачык турниры узды.
Яшь футболчылар Әбсәләм — Сокол (Октябрьский) (1:3), Алга (Октябрьский) — Әбсәләм (5:3), СШ 4 (Октябрьский) — Әбсәләм (3:6) матчларын үткәрделәр.
Ярымфиналда «Әбсәләм» футбол командасы Мастер (Шаран) командасы белән уйнап, 4:1 исәбе белән җиңү яулыйлар. Ә финалда СШ 4 командасына каршы чыгыш ясыйлар һәм 2:1 исәбе белән җиңү яулыйлар.