Игътибар! Ютазы районында мошенниклар!

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Игътибар булыгыз!

Мошенниклар стационар, өй номерларына яки оешма номерларына шалтыраталар. Туганнары, балалары юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дип куркыталар.

Сөйләшмәгез! Трубканы куегыз һәм иң элек туганнарыгызга шалтыратыгыз!

Бүген безнең районда яшәүче хатын-кызга стационар телефонга билгесез кеше шалтыратып, аның якын туганы бәлагә эләккәнлеге һәм аның тормышын саклап калу өчен ашыгыч рәвештә акча кирәклеге турындагы хәбәр итте һәм үзенең номерына 100 мең сум акча күчерергә күндерде. Мошенникларның берсе хатынның туганының тавышын имитацияли һәм шуның белән хатынны ышандыра. Алдау ачыкланганнан соң, ул булган хәл турында полициягә хәбәр итә.

Әгәр дә сез шундый шалтырату алган булсагыз, иң беренче чиратта тынычланыгыз. Теләсә нинди сылтау белән сөйләшүне өзегез һәм үзегез туганыгызга шалтыратыгыз. Әгәр дә аның телефоны сүнгән булса, башка туганнарга шалтыратыгыз. Полиция бүлегенә шалтыратып, туганыгызның чыннан да полиция бүлегендә булуын белергә була. Әңгәмәдәшегезнең исеме һәм вазифасы, туганыгызның кайда булуы һәм аның шәхси мәгълүматлары белән кызыксыныгыз. Гадәттә, бу гади чаралар мошенникның сезгә карата кызыксынуын югалтуы өчен җитәрлек. Шулай ук әлеге хәл турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International