Арман Якупов йөзү буенча Россия беренчелегенә сайлап алу узды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Йөзү буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Урыссу йөзүчесе Арман Якупов Россия Беренчелегендә катнашачак.

Беренчелек 2024 елның 22-26 апрелендә Краснодар шәһәрендә узачак, аңа уңышлар телибез!

2024 елның 1 гыйнварыннан 1 мартына кадәр йөзү буенча ике сайлап алу ярышлары узды (ТР Чемпионаты һәм ТР Беренчелеге). Бу ярышлар нәтиҗәләре буенча Арман Якупов Россия Беренчелегенә юллама яулый!  

- Спорт мастерына кандидатлык разрядына кадәр Арманга аз гына кала. Безнең тырышлык үз нәтиҗәсенә китерде. Үземнең тәрбияләнүчем белән горурланам, - дип билгеләп үтте «Олимп» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Зарина Мифтахова.

Исегезгә төшерәбез, «Олимп» спорт мәктәбе капиталь ремонтка ябылу сәбәпле, тотрыклы күнегүләр үткәрү катлауланды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин ярдәмендә хәлдән чыгу юлы табылды. Район җитәкчелеге Баулы шәһәрендә йөзү буенча күнегүләр үткәрү турында карар кабул итте. Моның өчен махсус автобус бүлеп бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International