"Орнитологик" бәйрәмне үткәрү датасы очраклы сайланмаган: бу вакытта җылы яклардан кошлар кайта. Кошлар безнең табигатебезнең бер өлеше. Кая гына карасак та, без һәрвакыт кошларны күрербез. Алар безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, басуларны, бакчаларны саклаучылар. Кошлар ел саен безгә үз канатларында яз китерәләр. Аларның моңлы, күңелле, яңгыравыклы сайраулары, күңелләрне җылыта, бездә дәрт һәм шатлык уята. Укучылар белән экологик әңгәмәләр үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре балаларга кышлаучы, күчмә кошлар, кошларның тышкы кыяфәте турында сөйләделәр. Кошларның табигатькә һәм кешегә файдасы, аларның кайгыртуы турында.
Эш нәтиҗәсендә балалар мөһим кагыйдәне үзләштерделәр: кошларны рәнҗетергә ярамый, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк!