Бу көн алдыннан Балалар иҗаты үзәгендә яшь буынга ярдәм итү хәйрия фонды һәм «БлагоДарение» социаль инициативалары ярдәмендә «Кошлар өчен тулай торак» проекты буенча сыерчык оялары ясау буенча район конкурсы узды. Балалар үз куллары белән сыерчыкларга оялар ясап, үз эшләрен якладылар.
«Кошлар өчен тулай торак» проекты сыерчык оялары санын арттырырга ярдәм итәчәк. Әгәр дә һәркем елына ким дигәндә бер яңа оя ясаса, кошлар өчен тыныч булырга мөмкин.