Район башкарма комитеты утырышы залында «Рус җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының киңәшмәсе узды.
«Ютазы районы милли-мәдәни берләшмәсе рус җәмгыяте»нең җирле бүлекчәсе рәисе Ирина Иванаевская төп көн тәртибе – рәисне яңадан сайлау мәсьәләсен яңгыратты.
Киңәшмәдә җәмгыять әгъзалары һәм район җитәкчелеге вәкилләре җыелды. Булачак Рәис кандидатуралары турында фикер алышканнан соң, бертавыштан Петр Аськаев өчен тавыш бирәләр.
Петр Алексеевич – районыбызның хөрмәтле кешесе. Хезмәт ветераны, җырлар һәм шигырьләр авторы, «Истоки» халык ветераннар хорында катнашучы.
Җомга, 5 апрельдә, район мәдәният йортында Рус җәмгыятенең хисап җыелышы планлаштырыла, анда яңа рәис рәсми рәвештә игълан ителәчәк һәм җәмгыять әгъзалары яңадан сайланачак.