Балалар иҗаты үзәгендә тренировка эвакуациясе узды

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның апрель башында Урыссу балалар иҗаты үзәгендә укучыларны һәм балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләрен бинадан эвакуацияләү чара узды.

Балалар иҗаты үзәгенең төп бурычларының берсе – белем бирү процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү. Янгын чыккан вакытта гамәлләрне җайга салу максатыннан, балалар иҗаты укучыларын һәм хезмәткәрләрен эвакуацияләү буенча укыту күнегүләре үткәрелде.

Практик дәреснең максаты – эвакуация вакытында учреждение хезмәткәрләренең һәм укучыларның күнекмәләрен ныгыту. Үзәк хезмәткәрләре сигнал буенча бинадан кешеләрне тиз арада эвакуацияләүне оештырды. Барысы да оператив һәм белеп эш итте, балалар гадәттән тыш хәл килеп туганда кылган гамәлләр турында белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International