Урыссуда район ата-аналар җыелышы узды

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Районның барлык мәктәпләренең әти-әниләре бу көнне район җыелышында катнашу өчен район мәдәният йорты тамаша залына җыелдылар.

Сәламләү сүзе белән җыелышны мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова ачты һәм җыелганнарны көн тәртибе белән таныштырды.

— Безнең тормышыбызда иң кадерлесе – балалар. Без, өлкәннәрнең бурычы – баланы саклау һәм яклау, аларны төрле катлаулы тормыш ситуацияләренә әзерләү. Без барыбыз да — укытучылар һәм ата-аналар — «Балаларыбызның иминлеген һәм сәламәтлеген ничек тәэмин итәргә?» дигән уртак сорауга җавап бирергә тырышабыз. Әйдәгез, бергәләп аңа җавап табарга тырышыйк, – дип мөрәҗәгать итте җыелышта катнашучыларга Айгөл Фәүзил кызы.

Ата-аналар җыелышында Президиум буларак башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов катнашты.

Көн тәртибенә ярашлы рәвештә, юстиция лейтенанты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме өлкән тикшерүчесе Динар Иламов балигъ булмаганнар белән үткәрелгән балигъ профилактик чаралар турында хәбәр итте. Ютазы районы буенча юл-транспорт һәлакәтләре инспекторы Рөстәм Жанназаров районда балалар юл-транспорт травматизмы торышы турында сөйләде. Җыелышта катнашучыларга Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш педиатры Кристина Вәлиуллина җенси кагылгысызлык һәм репродуктив сәламәтлек турында сөйләде.

Җыелыш җылы шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International