Үзәк китапханәдә «Гоголь иле» дип исемләнгән әдәби чара үтте

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә әдәби классик Н.В.Гогольнең тормышына һәм иҗатына багышланган «Гоголь иле» дип исемләнгән әдәби чара үтте.

Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева катнашучыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.

Язучы әсәрләреннән сорауларны үз эченә алган кызыклы «Гоголь викторинасы» үткәрелде.

Чара барышында «Тарас Бульба», «Приключения кузнеца Вакулы» (Вечера на хуторе близ Диканьки), «Майская ночь, или Утопленница», «Мегакраткий пересказ шинели» мультфильмыннан өзекләр күрсәтелде. Гогольнең кабатланмас теленә, персонажларның характерларына һәм классикның бүгенге көндәге актуальлегенә зур игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International