«7 нот» ансамбленең талантлы вокалистлары Халыкара конкурста уңышлы чыгыш ясады

2024 елның 6 апреле, шимбә

Әлмәт шәһәрендә «Когда мы вместе» проекты кысаларында «7 нот» вокаль ансамбленең яшь йолдызчыклары призлы урыннар алды.

 

Вокал ансамбле җитәкчесе – Гүзәл Нигъмәтуллина. Конкурста ансамбль дә, аның солистлары да шәхси чыгыш ясады.

 

Конкурс нәтиҗәләре буенча «7 нот» вокаль ансамбле икенче дәрәҗә лауреат булды. Ансамбльнең солистлары Алина Нигъмәтуллина икенче дәрәҗә, Амалия Адылгараева һәм Элина Хәсәнова өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International