Бәйрәкә авылыннан Галимовлар-Ямаевлар гаиләсе Азнакай шәһәрендә үткән «Тарихта без эзлебез» республика зона шәҗәрәләр конкурсында катнашты.
Чара 2024 елда игълан ителгән Гаилә елы кысаларында оештырылды.
Ютазы районы абруен яклап чыгыш тоткан Галимовлар-Ямаевлар династиясе үз нәселләренең җиде буын токымнары турында сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим итте.
Озын гасырлар дәвамында унынчы буынның чылбырын өзмичә, карт бабалары нигезләре – Бәйрәкәдә гомер итүче зур һәм бердәм гаилә тамашачыларны тарихта булган тирән эзләре белән генә таныштырып калмады, алар кунакларны татарның милли ризыклары белән каршы алды, безнең халыкка гына хас булган якты йөзе һәм тәмле сүзе белән сәламләде.