Яшьләргә гамәлдәге программалар һәм яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2024 елның 9 апрелендә #ЖильёМолодымРТ тугызынчы туры эфир үткәрә.
Туры эфир программасында («ВКонтакте» мәйданчыгында) Татарстанда яшьләргә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программасы буенча үз торакларын сатып алуда дәүләт ярдәменә юнәлдерелгән программалар (торак бәясенең 30-35 проценты түләүсез субсидияләр), Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл территорияләрен үстерүгә (субсидияләр, ипотекалар) ачык һәм җентекле формада тәкъдим ителәчәк, яшь табибларга, яшьләр белән эшләү буенча белгечләргә, яшьләр сәясәте активистларына ярдәм итү – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгы программалары кысаларында, шулай ук «ДОМ.РФ» АҖ торак проектлары.
Мөстәкыйль тоташу өчен сылтама https://vk.com/minmol_rt.