«Минем Бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен бушлай «Эшкуар әлифбасы» онлайн-укыту үткәрә

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

13 мартта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Социаль контракт алган эшмәкәрләргә алга таба ярдәм итү мәсьәләләре каралды. 2023 елда Татарстанда социаль контракт алучылар 5300 кеше булды, шуларның 1708дән артыгы «Минем бизнес» үзәгендә белем алды.

Татарстан Республикасында башлангыч эшкуарларга ярдәм күрсәтүнең бу коралы 2011 елдан гамәлгә ашырыла.

ИП, үзмәшгульлек оештыруга социаль контракт төзегәндә дәүләттән 350 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга 200 000 сум.

«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен бушлай онлайн-укыту үткәрә.

 

Уку эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнүгә, шулай ук социаль контракт төзү өчен бизнес-план төзүгә юнәлдерелгән. Уку айга бер тапкыр уза, катнашу өчен МСП.рф  (xn--l1agf.xn--p1ai) цифрлы платформасында теркәлергә кирәк.

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгенә ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны 8(843)524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International