Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ДУ сайтының «Оператив мәгълүмат» бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 09 апрелендә 21 сәгатьтән 10 апрелендә 10 сәгатькә кадәр.

10 март көнне төнлә һәм иртән Татарстан Республикасында һәм Казанда урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метр.

Томан  булганда:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.

Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк. Мөмкин кадәр ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:

Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, беркайчан да ятакта тартмагыз!

балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

Электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда саклык белән эш итегез;

Электр кабызучылар һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «112» номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» -  8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International