2 нче санлы мәктәп базасында «Мәдәният. Белем. Фән» VII муниципаль фәнни-гамәли конференция узды
Конференция кысаларында 8 секция буенча мәйданчыклар ачылды, аларда 80нән артык катнашучы үз эшләрен тәкъдим итте. Фәнни-гамәли конференциянең максаты – уку предметлары буенча сәләтләрен күрсәткән балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, фәнни-гамәли эшчәнлеккә кызыксыну уяту.