Туймазы шәһәрендә 6 апрельдә самбо буенча Башкортстан Республикасы Беренчелеге узды.
"Олимп" спорт мәктәбенең самбо секциясе тәрбияләнүчеләре ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр.
Безнең спортчылар һәр чыгышларында зур җиңү теләген күрсәттеләр.
Айдар Гайнетдинов 65 кг авырлык категориясендә өченче урынны, Артемий Зимин 42 кг авырлык категориясендә өченче урынны яулады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне дипломнар һәм медальләр белән бүләкләделәр.