Татарстан Республикасының иң харизматик отряд җитәкчесе Урыссуда яши

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

6 апрельдә Казан шәһәрендә отряд вожатыйларының "Искиткеч вожатый 2024" республика конкурсының финалы узды

Финал сынавында конкурсның муниципаль этапларында җиңүчеләр – Татарстанның иң яхшы егерме вожатые катнашты. Урыссуның 2нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Станислав Михайлов Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, Стас февраль аенда балалар иҗаты үзәге базасында узган «Искиткеч вожатый» республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды.

Финалның барлык этапларын узгач, Станислав Михайлов «Татарстан Республикасының иң харизматик отряд вожатые» номинациясендә җиңүче булды.

- Бу конкурста катнашу миңа бик ошады. Башка районнардан һәм шәһәрләрдән килгән көчле егетләре-кызлары белән вакыт бик кызыклы үтте. Бу минем өчен зур тәҗрибә булды, - дип уртаклашты Стас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International