Район мәдәният йортында Ютазы районының «Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы бүлекчәсенең гомуми җыелышы узды.
«Сударушка» рус җыры үрнәк ансамбленең талантлы кызлары «Хлеб да соль» дигән искиткеч җыр белән чараны ачып җибәрделәр.
Чарага җәмгыять әгъзалары һәм район җитәкчелеге вәкилләре җыелды. «Рус җәмгыяте»нең хәзерге рәисе Ирина Иванаевская «2017-2024 елларда башкарылган эшләр турында» хисап докладын укып, фото-презентациядә җәмгыять тормышының эшчәнлеге белән таныштырды.
Җыелышның көн тәртибенә ярашлы рәвештә, Ютазы районының «Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе составы һәм Советы Рәисе игълан ителде һәм рәсми рәвештә расланды.
Исегезгә төшерәбез, атна башында рус җәмәгатьчелеге киңәшмәсендә алдан яңа рәис Петр Аськаев сайланды. Петр Алексеевич – районыбызның хөрмәтле кешесе. Хезмәт ветераны, җырлар һәм шигырьләр авторы, Истоки ветераннары халык хорында катнашучы.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина бүләкләү тантанасын җитәкләде. Рус мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен ул Ирина Иванаевскаяга Рәхмәт хаты тапшырды.
Үз чиратында, хәзер инде рус җәмгыятенең элеккеге рәисе Ирина Викторовна бүләкләү тантанасын дәвам итте, оешма активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Җыелыш ахырында Татарстан Республикасы Милли оешмасының җирле бүлекчәсенең яңа рәисе Петр Аськаев иҗтимагый оешманың яңа сайланган әгъзалары алдында чыгыш ясады һәм киләчәккә рус традицион мәдәниятен үстерү, яшьләр арасында рус телен популярлаштыру юнәлешендә планнар билгеләде.