Октябрьский шәһәрендә «Мобилон» автоүзәге призларына грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.
Ярышларда Татарстан Республикасыннан һәм Башкортостаннан ике йөздән артык кеше катнашты.
"Олимп" спорт мәктәбенең грек-рим көрәше секциясе тәрбияләнүчеләре ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр. Тренерлар Айнур Хәмитов һәм Тимур Бурханов җитәкчелегендәге балалар ярышларга яхшы әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Артем Ерыганов (29 кг кадәр авырлык категориясе), Даниил Сәлимҗанов (62 кг кадәр авырлык категориясе) һәм Тимур Халматов (68 кг кадәр авырлык категориясе) көмеш призерлар булдылар.