2024 елның 4-6 апрелендә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды.
Ютазы районы командасын "Олимп" спорт мәктәбе йөзү секциясе тәрбияләнүчеләре Арман Якупов, Илдар Нигъмәтуллин, Артем Паленкин Виктория Локтева, Адилә Вәлиева лаеклы тәкъдим итте, тренерлары Зарина Мифтахова.
50 метр дистанциядә 27,94 нәтиҗәсе белән, 100 метр дистанциядә аркада 1.04,84 нәтиҗәсе белән Арман Якупов 1 урынны яулады һәм 50 м дистанциядә баттерфляй ысулы белән 29,37 нәтиҗәсе белән 3 урынны алды. Калган катнашучылар үз нәтиҗәләрен шактый яхшырттылар.
- Мин сезнең белән горурланам, алга таба да уңышлар юлдаш булсын, - дип мөрәҗәгать итте тренер Зарина Ринатовна.