2 апрельдән 4 апрельгә кадәр балалар иҗаты үзәге тарафыннан Бәйрәкә, Кәрәкәшле, Кече Урыссу мәктәпләре базасында Пушкин картасы проекты буенча мастер-класслар үткәрелде.
Балалар рәхәтләнеп үз куллары белән милли колоритлы бижутерия ясадылар, төсле пыяладан мозаика җыйдылар, йоннан рәсемнәр ясадылар, курчаклар ясадылар һәм футболкаларында рәсем ясадылар.