«Геройлар белән диалог» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Атлантта Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы белән очрашу узды.
Яшьләр үзәгенең мактаулы кунагы Ренат Кадыйров Әфганстандагы сугышта катнашучыларның иҗтимагый оешмасының Ютазы районы бүлеге җитәкчесе булып тора.
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулды. Бу сугыш безнең тарихыбызның бер өлеше. Без геройларыбызның батырлыкларын истә тотарга тиешбез, - дип искәртте Ренат Мәгъсүм улы. - Тормышта иң мөһиме - кеше булып калу! - дип билгеләп үтте ул.
Ренат Мәгъсүм улы Әфганстандагы хезмәте, яраланулары, 50 градуслы эсселек һәм коры һава солдатлар өчен авыр сынау булган климат турында истәлекләре белән уртаклашты.
Ренат Мәгъсүм улы балаларга яхшы укырга, өлкән буынның лаеклы дәвамчылары булуларын теләде, илнең киләчәге бүгенге укучылар кулында икәнен истә тотарга чакырды.