Кәрәкәшле мәктәбендә футболкага рәсем ясау буенча мастер-класс узды.
Мәктәптән кайтканнан соң уңайлы футболка киеп кую һәрвакыт рәхәт. Ләкин футболка искерсә яки төсе чыкса нәрсә эшләргә? Эшкәртүгә тапшырыргамы, әллә башкача кулланыргамы?
Балалар иҗаты үзәге педагоглары иске киемнәрне коткару буенча альтернатив чара буларак киемнәрдә рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрәләр. Бу юлы алар Кәрәкәшле авылы мәктәбендә булдылар.
Балалар яңа һөнәргә бик теләп өйрәнделәр. Бу файдалы һөнәр иске әйберләрнең гомерен озайтырга яки гардеробыгызны бизәргә ярдәм итәчәк.