Хөрмәтле мөселманнар, Ютазы районы халкы!

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

Ураза бәйрәме мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе. Сезне Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу изге бәйрәмне ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ булганнарга карата кайгыртучанлык һәм шәфкатьлелек күрсәтеп, игелекле эшләр белән үткәрү мөһим. Ураза бәйрәме – изге уразаның төп кануннарын – рухи чистарыну, тынычлыкка омтылу, шәфкатьлелек, изге гамәлләр кылуны гәүдәләндерә.

Бу бөек бәйрәмдә һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык, изгелек һәм иминлек килүен телим! Ураза бәйрәме барыбызга да җан тынычлыгы һәм үз көчебезгә ышаныч бүләк итсен.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык телим! Барлык яхшы башлангычларда һәм яхшы эшләрдә уңышлар юлдаш булсын!

Район башлыгы А.А. Шәфигуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International