Экологик хәл темасы бүгенге көндә бик актуаль, чөнки хәзерге кеше шулкадәр күп күләмдә калдыклар җитештерә, аларны утильләштерү проблемасы көннән-көн кыенлаша бара. Күбебез әйләнә-тирә мохитнең торышы, көнкүрештә үз-үзебезне тотуыбызга турыдан-туры бәйле дип уйламый. Еш кына шундый күренешкә тап буласың: кулланылган батарейкалар йорт буйлап таралган, ә аннары көнкүреш чүп-чары белән бергә чыгарып ташлана. Кечкенә генә ялтыравыклы батарейканың кеше өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә гаять зур куркыныч чыганагы булуы берәүнең дә башына килми. Галимнәрнең тикшеренүләре буенча, бер батарейкада булган авыр металлар 20 квадрат метр туфракны пычрата икән. Ул – урман зонасында бер керпенең яшәү территориясе. Проблема шунда ки, кешеләр бу куркыныч факт турында һәм кулланылган батарейкаларны нишләтергә икәнлеген белмиләр.
#ЭКОЯЗ республика конкурсы кысаларында Урыссуның өченче санлы мәктәбе экологик отряды "Батарейка тапшыр" акциясен башлап җибәрде. Җыелган барлык батарейкалар кабул итү пунктына тапшырылачак.