Урыссу мәктәп укучылары ЮХИДИ инспекторы белән очраштылар

2024 елның 12 апреле, җомга

Бердәм куркынычсызлык көне кысаларында Урыссуның 2 нче санлы мәктәбендә ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Жанназаров белән очрашу узды.

 

Полиция инспекторы укучыларны безнең район территориясендә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды һәм юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен билгеләде. Кызганычка каршы, күп кенә балалар, җәяүлеләр буларак, үз юлларын кыскарталар һәм юлның махсус урыннарыннан файдаланмыйлар, тротуар булганда юл буйлап хәрәкәт итәләр, яки билгесез урында юл аша үтәләр.

 

 

Очрашу барышында ЮХИДИ инспекторы укучыларга юлларда, җәяүлеләр үтү урыннарында үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, юлның йөрү өлешен узганда музыка тыңлау һәм колакчыннар куллану рөхсәт ителми.

Велосипедчылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең саны аеруча борчый, чөнки аларның машина йөртү күнекмәләре җитәрлек түгел.

 

Инспектор тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар күрү шартларында тышкы киемдә яктылык кайтаручы элементларны кулланырга чакырды, юл-транспорт һәлакәтенең корбаны булмас өчен һәм травматизмнан качар өчен юлны һәм транспорт чараларын кичкәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.

Әңгәмә кысаларында юл-патруль хезмәте инспекторы «мопед» төшенчәсен билгеләде, машина йөртү таныклыгының ничә яшьтән бирелүен аңлатты, аның категорияләрен, шулай ук мопед, скутер һәм велосипед белән идарә итүгә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләре пунктларын тикшерде.

 

Хезмәткәр балаларга мондый транспорт чаралары белән идарә иткәндә административ хокук бозулар төрләре һәм балигъ булмаганнар тарафыннан Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен каралган җаваплылык турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International