Урыссу балалар бакчасында сәламәтлек көне узды

2024 елның 12 апреле, җомга

Урыссуның 4нче санлы балалар бакчасында өлкән төркем һәм кечкенә төркем балалары белән сәламәтлек көненә багышланган чара үткәрелде.

 

Тәрбиячеләр балалар белән гигиена, дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә һәм уен формасында гимнастика үткәрделәр. Бүгенге көндә иң актуаль проблема – балаларның сәламәтлеген ныгыту.

 

Нәкъ менә балачакта баланың сәламәт тормышын нигезләре салына.

 

Физик күнегүләр, хәрәкәт, дөрес туклану, шәхси гигиенаны саклау һәр кешенең көнкүрешендә ныклы урын алырга тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International