Урыссу гимназиясе укучылары юлларда куркынычсызлык буенча «Бала – төп пассажир» акциясендә катнаштылар.
Алдынгылар хәрәкәте һәм яшь юл хәрәкте инспекторлары активистлары ТР Ютазы муниципаль районы ЮХИДИ инспекторы Жанназаров Рөстәм һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Игнатьева Разида белән берлектә «Бала – төп пассажир» чарасын үткәрделәр.
Чараның төп максаты – пассажир балаларның иминлеге проблемасына ата-аналарның игътибарын җәлеп итү.
Машинадагы иң мөһим пассажирлар – балалар, һәм һәр ата-ананың машинасында автокресло булырга тиеш.
Әти-әниләргә «Бала – төп пассажир» дигән белешмәләр бирелде, машина йөртүчеләр үз тормышлары өчен генә түгел, ә башка кешеләрнең тормышлары өчен дә җаваплы булганнары турында искә төшерделәр.