Яшь армиячеләрдән солдатларга хатлар

2024 елның 12 апреле, җомга

Урыссу гимназиясе яшь армиячеләре «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

 

Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм сыйныф җитәкчесе Шәрифуллина Л.Р. балаларга әлеге чараның мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Яшь армиячеләр сорауларга җавап бирделәр, безнең заман геройлары турында фикер алыштылар.

 

Шуннан соң яшь армиячеләр үз хатларында солдатларга изге теләкләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Без җибәргән хатлар солдатларга барып ирешер дип өметләнәбез.

Акциянең максаты хәзерге вакытта Украинада махсус хәрби операциядә катнашып үз бурычын үтәүче Россия солдатларына хатлар җибәрү.

Хәрби операциядәге һәр солдат үз тормышын куркыныч астына куя. Һәм сугышчыга ял минутларында хат рәвешендә яхшы хәбәр алу бик күңелле!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International