Бөтендөнья сәламәтлек көненә китапханәдә «Сәламәтлеккә йөз киңәш» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате узды.
Китапханәче Ханипова Рәмзия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзалары белән очрашты һәм аларга сәламәт яшәү рәвешенең җиде төп кагыйдәсе турында сөйләде.
Чара барышында катнашучылар озын гомер серләре, сәламәтлекне саклау һәм тормыш тонусын күтәрү, шулай ук сәламәтлек өчен файдалы ял итү турында белделәр, шулай ук дөрес туклану, чыныгу, гимнастиканың файдасы турында файдалы мәгълүмат алдылар.
Очрашу ахырында барлык катнашучылар да алган белемнәрен уен формасында ныгыттылар.