Чара һөнәри юнәлеш бирү айлыгы кысаларында узды.
Бу конкурс Каразирек авылының яшь кулинар сәнгать белгечләрен бергә җыйды.
Укучылар алдан ук командаларга бүленде. Һәр төркем үзе белән ризык әзерләү өчен кирәкле барлык әйберләрне алып килде. Бер яшь аш-су осталары үз ризыкларын әзерләгәндә, башкалар тематик табышмаклар чиштеләр.
Жюри ризыкның тәм сыйфатын гына түгел, бизәлешен дә бәяләде. Конкурс бик кызыклы һәм истә калырлык булды.