Урыссуның 3нче санлы мәктәбе командасы «Дус сыйныф серләре» республика конкурсында призер булды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Сарманда «Дус сыйныф серләре» республика ата-аналар комитетлары конкурсының ярымфиналы узды.

 

Ярымфиналның зона этабында республиканың тугыз районыннан командалар чыгыш ясады. Ютазы районын 3нче санлы мәктәп командасы лаеклы тәкъдим итте.

 

Ата-аналардан, балалардан, сыйныф җитәкчесеннән һәм тәрбия буенча киңәшчедән торган район командасы жюри судына визит карточкасы, «Бөек сугыш – Бөек Җиңү» темасына иҗади номер һәм белем бирү проекты тәкъдим итте.

 

- Активлыгыбыз, үзара дуслыгыбыз, иҗадилыгыбыз ярдәмендә без барысын да булдырдык. Тәрбияләнүчеләрем һәм аларның әти-әниләре белән горурланам. Сез, көчегезне кызганмыйча репетицияләргә йөрдегез, үз рольләрегезгә кердегез, әлеге эшкә җаныгызны һәм йөрәгегезне салдыгыз. Без бердәм механизмга әверелдек! Бу безнең уртак нәтиҗәбез, – дип билгеләп үтте 5 Б сыйныфы җитәкчесе Рөстәм Нигъмәтуллин.

 

Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International